Җиңү бәйрәме билгеләп үтү алдыннан «Буратино» балалар бакчасында «Чемодандагы музей» проектын тормышка ашыру кысаларында «Армия калейдоскобы» мини-музее эшли башлады.
«Безнең хәрби-тарихи музеебыз Ватанны саклаучыларга багышланган. Безнең балалар бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре музейга үзләренең армия тормышы елларындагы шәхси әйберләрен алып килде. Китерелгән барлык әйберләр дә импровизацияләнгән чемоданга җыелды. Экспонатлар сугыш чоры рухын һәм кораллы көчләр тарихын чагылдыра. Бу-фляжка белән аш савыты, солдат капчыгы, форма, итекләр, медальләр, пилотка, берет, фуражка, каеш, элекке еллардагы армия фотоаппараты, солдат хаты, альбомнар. Балалар чын армия формасын киеп, кулларына орден һәм медальләрне тотып карый, шулай ук солдатларның дембель альбомнарын карый ала», – дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Гелсинур Әбделманова.