Нурлат шәһәренең "Кормыш" территориаль иҗтимагый үзидарәсе территориясендә яшәүче ир-атлар мөселман зираты территориясен җыештыру эшен бердәм булып иртәнге сәгать 6.00да ук башлап җибәрде.
Өмәдә катнашучылар чүп-чарны җыештырып түкте. Эшләр тәмамланганнан соң мәрхүмнәр рухына багышлап намаз укылды. Эшне мәчет имамы Габделхак хәзрәт һәм зиратны карап торучы Минталип Кәримов оештырды.