«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» белән берлектә Тимерьюлчылар микрорайонындагы Гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл территориясендә 100 дән артык петуния утыртты.
Исегезгә төшерәбез, гражданнар сугышы корбаннарына тарихи һәйкәл Нурлат бердәмроссиялеләре шефлыгы карамагында. Соңгы берничә ел эчендә алар һәйкәлне төзекләндерү турында кайгырта.