Илебезнең төп бәйрәме якынлашкан көннәрдә шәһәр һәм районның барлык белем бирү учреждениеләрендә патриотик чаралар: сыйныф сәгатьләре, очрашулар, акцияләр уза.
Шундыйларның берсе бүген шәһәр гимназиясендә үтте. Биредә 9нчы сыйныф укучылары белән очрашуга «Сугышчан туганлык» берләшмәсе әгъзасы Николай Паймухин килде. Ул балаларга армиядә хезмәт иткән еллары турында сөйләде, яшь буыннар өчен Ватаныбызга карата үзләренең гражданлык бурычларын бирү мөһим булуын билгеләп үтте. Балалар аннан казу эшләренең ничек узуы, «Сугышчан туганлык» хәрби – казу эшләре ничек алып барылуы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Укучылар игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу барышында Николай Иванович гимназия музеенда да булды, биредә күптән түгел генә Украинада махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган гимназияне тәмамлаган Кульметьев Андрей истәлегенә багышланган почмак ачылды.
"Мин Андрейны, аның гаиләсен шәхсән белә идем, аларда булганым да бар. Андрей үзенең батырлыгы һәм каһарманлыгы белән соңга кадәр үз Ватанына һәм хәрби бурычына тугры булуын күрсәтте», – диде Николай Иванович хәтер почмагын карап.
«Мондый очрашулар патриотик характерда, гимназистлар аларда зур кызыксыну белән катнаша. Бүгенге чара да армия хезмәтенең абруен күтәрүгә, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән иде", - дип билгеләп үтте тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Евлейкина.
Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды, ә Николай Паймухин булачак Ватанны саклаучыларга иң яхшы теләкләр теләде.