Герой-якташыбыз истәлегенә оештырылган традицион йөгереш 100 гә якын спортчыны берләштерде

2022 елның 7 мае, шимбә

Нурлатта якташыбыз-Советлар Союзы Герое Анатолий Иванович Кузнецов истәлегенә һәм Бөек Җиңү көненә багышланган традицион җиңел атлетика ярышы узды.

Быел әлеге йөгерү ярышы 48нче тапкыр уздырылды. 1975 елда үткән беренче ярышларда катнашучыларның берсе-спорт ветераны Анатолий Савгачев бүген дә сафта-дистанцияне ул үз яшь категориясендә бер авырлыксыз йөгереп узды.

"Элек Каравыл Тавы авылыннан башлап бу араны Егоркино, Чуаш Мәнҗесе, Кормыш бистәсе аша иске юл буйлап Нурлатта һәйкәл янына кадәр йөгерә идек. Әле дә хәтеремдә: беренче йөгерештә нибары 7 кеше катнашты, киләсе елда инде 16 кешегә җыелды. Шунысы куанычлы, кросс еллар узу белән таныла гына бара һәм бүген исә инде катнашучыларның саны күп  булуы сөендерә», – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Быел традицион йөгерештә Нурлат районыннан гына түгел, республиканың күрше районнарыннан, шулай ук Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән 100 дән артык спортчы катнашты.

Гадәттәгечә, старт герой якташыбызның туган авылында – Каравыл тавында бирелде. Маршрут исә символик рәвештә икенче бер якташыбыз Россия Федерациясе герое Александр Александрович Волковның туган авылы Чияле Аланда урнашкан һәйкәлгә кадәр сузылды.

Ярышлар алдыннан Каравыл Тавында спортчылар һәм авыл халкы катнашында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Чарада катнашучыларны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова сәламләде.

73 яшьлек Елена Аркадьевна Максимова һәр елны Җиңү көнен күз яшьләре белән каршылый. "Минем әти Аркадий Гаврилович-сугыш ветераны. Авыр яралана, Берлинга кадәр диярлек барып җитә, санитар эт аркасында исән кала. Ә якташыбыз Анатолий Кузнецовның сугыш вакытында үз самолетында Каравыл Тавы янындагы кырда төшеп утыруы турында миңа бик күп сөйләде. Ул чорда әтием бригадир булып эшләгән. Ул көнне Анатолий Кузнецов белән очрашып күрешергә авылның бар халкы җыелган булган», – дип сөйләде ул.

Ярышлар 15 яшь категориясе буенча оештырылды. Димәк, дистанция дә төрле иде. Әйтик, Егоркинодан 18 яшьлек Александр Терентьев үз яшь категориясендә 11 километрлык дистанциядә беренче булып килде. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты район ярышларында гына түгел, ә республика һәм бөтенроссия ярышларында да актив катнаша һәм һәрвакыт призлы урыннар яулый. «Быел бу минем беренче җиңүем һәм ул минем туган ягымда булды", - дип уртаклашты ул.

Җиңел атлетика йөгерешендә җиңүчеләр һәм призерларга оештыручылар медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Чияле Аланда да бу көнне тантаналы митинг узды. Чара ахырында авыл халкы барлык катнашучыларны да солдат боткасы белән сыйлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International