Бөек Ватан сугышында катнашкан Нурлат ветераннарын РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов котлады

2022 елның 7 мае, шимбә

Бөек Ватан сугышы ветераннары Кәкре Атаудан Йосыф Мәхмүт улы Гатауллинны һәм Якушкино авылыннан Алексей Николаевич Дмитриевны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән  аның ышанычлы вәкиле Галина Терентьева һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәрринә Сәйфетдинова якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

Истәлекле бүләкләр белән бергә алар ветераннарга иң җылы  котлау сүзләрен җиткерде, тыныч күк йөзе өчен ихлас рәхмәт белдереп, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек, бәхет һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International