"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2022 елның 7 маенда кичке 18 сәгатьтән алып 8 майда кичке 6га кадәр республика территориясендә алмашынучан болытлы һава булыр диеп көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +3..+5, максималь һава температурасы көндез +17..+19˚.