Нурлатта патриотизмны балачактан тәрбиялиләр

2022 елның 7 мае, шимбә

Төп игътибар балаларга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелә. Кул эшләре бәйгесенә балалар әти-әниләре белән бергә эчтәлекле экспонатлар әзерләде. «Батырларга мәңгелек дан» дип исемләнгән шигырь бәйгесе һәм зурлар төркеме балалары әзерләгән патриотик кичә бик мавыктыргыч булды. Балалар җырларны да, биюләрне дә бик матур итеп башкарды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Мәңгелек ут" мемориалында булып, анда чәчәкләр куйды. Балалар үзләренең балалар бакчасы территориясе буенча тезелеп «Үлемсез полк»  сафында уздылар, бу алар өчен аеруча истәлекле вакыйга булып хәтерләрендә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International