Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин 1925 елда дөньяга килгән. 1943 елда армиягә чакырылган. Атаклы Орлов-Курск дугасы бәрелешләрендә катнаша, аннан соң Брянск фронты 242нче полкының Карачаево укчылар дивизиясе составында сугыша. Сентябрьдә Брянск өчен барган сугышларда каты яралана, госпитальдә аягын кисәләр. 1944 елда туган ягына әйләнеп кайта. Хәзерге вакытта Чулпан авылында гомер кичерә.