Нурлатлыларны табигатьне саклау акциясендә катнашырга чакыралар

2022 елның 7 мае, шимбә

Нурлат районында урман массивын чистарту буенча өч юнәлеш планлаштырылган. "Беренчесе-Нурлат-Казан автоюлы буйлап, җыелу урыны- сәгать 9.00да-Каравыл Тавы авылы тукталышы янында. Икенче юнәлеш-Нурлат-Әлмәт автоюлы буенда, җыелу урыны сәгать9.00да -  Андреевка авылы тукталышы янында. Өченче юнәлеш-Нурлат-Тимерлек автоюлы буенда, җыелу урыны сәгать 9.00да - Заречный поселогы тукталышында»,-диде Нурлат урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Рөстәм Галиев. Һәр юнәлешкә җаваплы кешеләр беркетелгән. Беренче юнәлешкә кагылышлы барлык сораулар буенча Чияле Алан участок урманчылыгының участок урманчысы Альфред Радик улы Хәсәнҗановка 89172724569 телефоны буенча, икенче юнәлеш буенча – Восход участок урманчылыгының участок урманчысы Илдар Сәлим улы Йосыповка, аның тел. 89272452127, өченчесе буенча – Чулпан участок урманчылыгының участок урманчысы Наил Минәсхәт улы Фәсхетдиновка тел.89270327647 шалтыратырга мөмкин. Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International