Нурлатта сугыш ветераны Антонина Агапованы котладылар

2022 елның 7 мае, шимбә

Антонина Андреевна Агапова 1927 елның 8 августында дөньяга килә. 1944 елда хәрби хезмәткә чакырылганчы Нурлат станциясенең товар конторасында эшли, шуңа күрә фронтта да аны тимер юлда үлчәүче итеп билгелиләр. Аның үткән хәрби юлы Берлинга барып җитә диярлек. 1945 елның октябрендә демобилизацияләнә. Тыныч вакытта да үз һөнәренә тугры калып, 1983 елга кадәр туган шәһәре станциясендә үлчәүче булып эшли.

Сугыш ветеранын котлап, Гүзәл Дамир кызы иң изге теләкләрен җиткерде, сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Ветеранга Бөек Җиңү һәм тыныч тормышыбыз өчен рәхмәт белдерде, аңа тыныч һәм якты көннәр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International