Нурлатта «Татар кызы-2022» республика конкурсының муниципаль этабы узды

2022 елның 6 мае, җомга

Анда район мәгариф учреждениеләрендә белем алучы 5 кыз катнашты.

Шәһәр Мәдәният сараенда «Татар кызы-2022» республика конкурсының сайлап алу этабы узды.

Конкурсның муниципаль турында Нурлат аграр техникумы студентлары Айсылу Гыймранова, Айзилә Кашапова, Колбай-Мораса мәктәбе укучылары Руфинә Гайнетдинова, Әлфинә Хисамова һәм Азалия Җәләлова катнашты.

Конкурс шартлары буенча, кызлар татар телен, гореф-гадәтләрне, йолаларны камил белүне генә түгел, шулай ук үзләрен сәхнәдә тоту осталыкларын да күрсәтергә тиеш иде.

Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән биш кыз үзләренең визит карточкалары белән чыгыш ясады, милли киемнәрдә дефиле күрсәтте, үзләренең музыкаль талантларын тәгъдим итте.

Аннан соң, иң авыр тоелган интеллектуаль бәйгене уңышлы үтеп, жюри әгъзаларына өй эше сыйфатында әзерләнгән татар милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.

Конкурсны Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлекчәсе, «Ак калфак»татар хатын-кызларының җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырды. Бәйгене җирле «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлия Галәмова алып барды.

Конгрессның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары Колбай Мораса мәктәбеннән Руфинә Гайнетдинованы җиңүче дип таныды.

Конкурсның башка номинацияләрендә җиңүчеләргә дә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Руфинә конкурсның зона этабында Нурлат районы данын яклап чыгыш ясаячак.  Ул 14 май көнне Нурлатта 8 район вәкилләре катнашында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International