Учреждение коллективы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында карамактагылар өчен истәлекле чара оештырды.
"Бу ата – бабаларыбызның батырлыгына чираттагы тапкыр тиешле бәя бирү, узган гасырның иң канкойгыч сугышында җиңүнең нинди корбаннар хакына яулануы турында яңа буыннарга искәртү мөмкинлеге", - дип билгеләп үттеләр чараны оештыручылар-тәрбияче Сәхибә Мурдинова һәм хезмәт буенча инструктор Наталья Родионова.
Бүгенге көндә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта 4 тыл хезмәтчәне яши. Алар барысы да социаль учреждение коллективының кайгыртучанлыгы һәм игътибарын тоеп гомер итә.
Чара барышында өлкәннәр сугыш, солдатларыбызның фронттагы батырлыгы турында фильм карады. Чараны оештыручылар акциянең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, символик тасма таратты, аны тагып йөрү кагыйдәләре турында сөйләде.