Агымдагы елның 6 маенда Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетында район һәм шәһәр торак-коммуналь оешмаларының эшчәнлеге буенча атналык эшлекле киңәшмә булып узды.
Киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Нурлат шәһәренең Совет урамын 2022 елның 9 маенда «Үлемсез полк» хәрәкәте маршруты буенча урамны җыештыру турындагы мәгълүматны карадылар.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Нурлат шәһәре идарәче компанияләрендә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды. Идарәче компанияләргә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.
Өченче мәсьәлә буенча Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты эшләре идарәчесе Ханеева Ралия Йосыфхан кызы чыгышы буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен контрольдә тоту һәм үтәү турында мәгълүмат каралды.