Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова һәм Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин аларны өйләренә барып котладылар. Аларга озын гомер, нык сәламәтлек һәм рәхмәт сүзләре белән Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән котлау открыткасы, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар.
Сугыш ветераны Алексей Николаевич һәм тыл хезмәтчәне Прасковья Васильевна гомерләре буе үзләренең туган «Родина» колхозында хезмәт куйган, аларның гомуми стажы 72 ел тәшкил итә. Бәхетле никахта алты бала үстергәннәр.