Нурлатта «Яңа туган балага бүләк» район акциясе кысаларында чираттагы чара узды.
Никахлашу сараенда быел балалары туган тагын 10 гаиләне хөрмәтләделәр.
Аларны һәр гаилә өчен истәлекле вакыйга белән район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады. Ул аларга районда демографик күрсәткечләрне арттыруда катнашулары өчен рәхмәт белдерде, Нурлатта яшь гаиләләр, балалар һәм өлкән буын вәкилләре өчен елдан-ел уңайлы яшәү һәм ял итү өчен шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Ул аларга район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды