Җиңү көне каршылар алдыннан районның мәктәпкәчә учреждениеләрендә илебезнең төп бәйрәменә багышланган төрле патриотик чаралар уза.
Бүген «Буратино» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Җиңү көненә багышланган музыкаль-спорт күңел ачу чарасы оештырылды.
"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирүгә без зур игътибар бирәбез. Бүгенге чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әхлакый-патриотик хисләрен ныгытуга, Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен формалаштыруга юнәлдерелгән”, - дип билгеләп үтте “ Буратино " балалар бакчасы мөдире Гөлсинур Әбделманова.
Балалар бик теләп сугыш еллары җырларын, шигырьләрне башкарды, биеде, спорт эстафеталарында көч сынашты. Бигрәк тә балаларга 3нче төркемгә йөрүче Артур Мингалимов башкаруында «Катюша» җыры ошады.