Радиостанция коллективы фронттан кайтмаган якташларыбыз истәлегенә «Бу геройлар турында барысын да белергә тиеш!»
Проект кысаларында радио тыңлаучыларга Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларның һәм офицерларның туганнары үз тарихларын сөйли. Алар 88.5FM ешлыгында 8 һәм 9 май көннәрендә "Нурлат авторадиосы" эфирында яңгыраячак.
«Хәтта сигез дистә елга якын вакыт узгач та, хәбәрсез югалган сугышчы турындагы тарих гаиләләрдә саклана, аның турында хәтер буыннан-буынга тапшырыла. Һәбәрсез югалган сугышчы турында аның туганнарының дәвамчылары мәгълүмат эзләүләрен дәвам итәләр, сугыш карталарын, һәр сугыш көне турында язылган мәгълүматларны, вакыйгалар теркәлгән китапларны эзләп табалар. Без нурлатлыларны кадерле хатирәләре белән уртаклашырга чакырабыз. Уңышлы тәмамланган фронтовикларны эзләү тарихы әле билгесез югалган туганнарын эзләүне дәвам итүчеләр өчен яхшы өмет булачак», – дигән фикердә “Нурлат Авторадио"сы коллективы.
Проект бик дулкынландыргыч һәм эмоциональ.