Автойөреш Нурлат-Иске Чаллы-Чияле Алан-Егоркино-Каравыл Тавы-Нурлат маршруты буенча узды.
Нурлат районында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Геройлар узган юл буйлап» традицион автойөреше узды. Бу торак пунктларда Советлар Союзы Геройлары Анатолий Кузнецов, Николай Синдряков, Михаил Сергеев, Николай Козлов, Россия Герое Александр Волков, Дан орденының тулы кавалеры Павел Михеев, өч Дан ордены кавалеры Миңнехан Мәсгутов туган.
Чара Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, «Форпост «җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге» МБУ, Нурлат МБ РГО ДОСААФ һәм Нурлат хәрби комиссариаты тарафыннан оештырылды.