Әлеге чара халыкара гаилә көнен бәйрәм итүгә багышланган.
«Икеләтә бәхет» фестивале 15 майда Халыклар дуслыгы йортында узачак. Анда катнашу өчен, ничә яшьтә булуларына карамастан, Нурлат районында яшәүче игезәк кызлар һәм игезәк малайлар тәрбияләнүче гаиләләр чакырыла. Гаризалар 12 майга кадәр кабул ителә.
Программада: «Мин + син» фотокүргәзмәсе, «Син – минем чагылышым» презентациясе. Фотозона эше каралган.
Фестиваль гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк, игезәкләргә иҗади сәләтләрен тормышка ашыруда ярдәм итәчәк, шул ук вакытта әлеге феноменның уникальлеген дә ассызыклаячак, дип ышана оештыручылар.
Фестиваль сәгать11.00дә башлана.