Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр бәйрәм концертын оештырды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Нурлатның «Сәләт» сәнгать мәктәбе сәхнәсендә “Ватанның данлы уллары" исеме астында концерт узды.

Биредә мәктәп укучылары тамашачыларга иң матур номерларын күрсәтте. Күңелле җырлар, лирик көйләр, матур биюләр, матур костюмнар, яшь нурлатлыларның сәхнә осталыгы һәм таланты чараны карарга килгән кунаклар күңеленә хуш килде. Ул сәхнәдә матур вальс башкару белән тәмамланды.

«Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе педагоглары һәм укучылары мондый онытылмас очрашулар белән даими рәвештә үз тамашачыларын сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International