Кичә җитәкчеләр катнашында узган гомумшәһәр планеркасында район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлат гимназиясенең технология укытучысы Наталия Кутузованы Мактау грамотасы һәм акчалата сертификат белән бүләкләде.
Лаеклы бүләкне ул районның мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәте, үсеп килүче буынны мәгариф һәм тәрбияләү эшенә керткән шәхси өлеше өчен алды. Алмаз Сәлимович педагогка хезмәте өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның апрель аенда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Милли чемпионат финалында «Мода технологиясе» компетенциясе буенча 12-14 яшьлекләр арасында аның шәкерте, 8 нче сыйныф укучысы Алинә Ефимова, 1 нче урынны алып үз компетенциясендә Россиянең иң яхшы юниоры исемен яулады.