Нурлатта фонтаннар сезоны ачылды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Үзәк мәйдандагы матур фонтан халыкны сөендерә, Шашин урамындагы шәһәр күлендә дә фонтаннар эшли башлады.

Бу көннәрдә Нурлат халкы, шулай ук күп санлы кунаклар өчен барлык җәмәгать киңлекләре ачылды. Кичләрен шәһәр үзәгендәге мәйданда, паркларда, скверларда кеше күп йөри.

Күпләр узган ел төзекләндерелгән Шашин урамындагы шәһәр күленә бик теләп йөри.

Нурлатлыларны «Кондырча» ландшафт паркы да җәлеп итә, бирегә күбесе гаиләләре белән килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International