Нурлатта туып үскән шагыйрьнең чираттагы китабы чыкты

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Александр Арзамасцевның «Мин синең белән шигырьләр аша сөйләшәм» дигән шигъри җыентыгының чираттагы өлеше дөнья күрде.

Александр Арзамасцев тумышы белән Иске Чаллыдан. "Китап Алабугада нәшер ителде, үзем инде икенче ел анда яшим. Тираж зур түгел, 86 данә, ләкин ике ай дәвамында әлеге тиражга өстәп, тагын 60 китап нәшер итү планлаштырыла. 116 битлек китапка лирика, тормыш, табигать һәм мәхәббәт турында 100 шигырь тупланды», - дип уртаклашты автор.

30 апрельдә Александр Арзамасцев Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Көмеш гасыр әдәбияты китапханәсендә чираттагы иҗади очрашуда катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International