«Пушкин картасы» проекты кысаларында Андреевка мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен чараларны узган ел ахырында үткәрә башлады. Бу вакыт эчендә алар Андреевка, Киекле һәм Иске Чаллы мәктәпләре укучылары өчен 6 мастер-класс оештырды. Мәсәлән, мәдәният йорты режиссеры Надежда Иванова актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме буенча мастер-класслар үткәрде, аккомпаниатор, районның танылган баянчы Василий Абрамов баянда уйнады. Мөдир Раиса Абрамова шушы көннәрдә Иске Чаллы мәктәбе укучыларын чигелгән масмак-тасма рәвешендә Чуваш баш киемнәре ясарга өйрәтте. Аның җитәкчелегендә кызлар үз куллары белән тасмалардан баш киемнәре ясадылар һәм аны пайеткалар, төймәләр белән бизәделәр.
"Проектта катнашу өчен 2021 елның ноябрендә язылган иде, укучылар белән беренче чараны декабрь аенда үткәрдек», – дип уртаклашты мәдәният йорты мөдире Раиса Викторовна.