Нурлат районы мөхтәсибәте Ураза бәйрәме башланганчы аз керемле гаиләләргә, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән буын гражданнарына азык-төлек җыелмалары җыю һәм таратуны оештырды
Нурлат районы мөхтәсибәте Ураза бәйрәме башланганчы аз керемле гаиләләргә, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән буын гражданнарына азык-төлек җыелмалары җыю һәм таратуны оештырды. Район халкыннан кергән фитр-садакага да ярдәм күрсәтелде. Пакетларны 50гә якын нурлатлы алды. Билгеле булганча, фитр-садака Рамазан аенда ураза кабул итү шартларының берсе булып тора һәм бәйрәм намазына кадәр түләнә. Мөхтәсибәт фитр-сәдаканың бер өлешен шулай ук мохтаҗлар өчен Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәге базасында эшләүче туклану пункты аша тараткан.