Нурлат районында "Яңа туган балага бүләк" акциясе дәвам итә. Аның кысаларында шушы көннәрдә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова «Нурлат РҮХ» ДАССОның бала табу бүлегенә килеп, яңа туган Ника Әбделманованың әти – әнисенә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләк, шулай ук кызның беренче документын- кызларының туу турында таныклыгын тапшырды.
2022 ел дәвамында туган сабыйларны котлау планлаштырылган әлеге район акциясе ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.