Рәшит Шәһит улы Гатин-Нурлат районында яшәүче 7 сугыш ветеранының берсе.
Бөек Җиңү көне алдыннан Иске Әлмәт авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Шәһит улы Гатинның өенә бардылар. Авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов сугышта катнашучыга барлык авылдашлары исеменнән бүләк тапшырды, шулай ук «МНКТ»компаниясеннән бүләк җыелмасын тапшырды.
Авыл җирлегендә үз ветераннары белән горурланалар. Рәшит Шәһит улы Гатин Ватан алдындагы хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 23 апрельдә аңа 97 яшь тулды. Соңгы елларда ветеран кышын кызларында Казанда яши, ә яз көне Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан туган авылына кайта.