Якты Күл авылында Ураза гаетендә балалар өчен бәйрәм оештырылды

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

Бәйрәм авыл мәчете территориясендә узды.

Бүген, мөселманнар өчен изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, Якты Күл авылы мәчетендә иртәдән авыл халкы вәгазьләр тыңлады, бәйрәм намазын укыды, бер-берсен котлады. Ә аннан соң авылдан чыккан шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә мәчет каршында балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Аңа авыл балалары гына түгел, кунаклар да җыелды. Алар өчен батутлар эшләде, татлы мамык, попкорн белән сыйланырга мөмкин иде. Ураза гаете балаларда онытылмас тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International