Нурлат благочиниесе храмнарында традицион «Красная горка» Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

Нурлат благочиниесе храмнарында традицион «Красная горка»Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр

Пасхадан соң беренче якшәмбе көнне, Нурлат благочиниесе храмнарында балалар өчен «Красная горка»дип исемләнгән пасхаль чаралар оештырылды.

Алар Нурлат шәһәренең Ильинский чиркәвендә һәм Биляр-Озеро авылының Преображенский чиркәвендә узды. Бәйрәм белән беренчеләрдән булып  иерей Александр Кузьмин һәм иерей Сергий Егоров котладылар.

Тантаналы гыйбадәттән соң, «Красная горка» традицион пасха бәйрәмен конкурслар һәм призлар белән районыбызның иң борынгы гыйбадәтханәләренең берсе – Биляр-Озеро авылының Преображенский чиркәвендә дә оештырдылар. Чарадан соң торт һәм тәмле камыр ризыклары белән традицион чәй өстәле артында сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International