Нурлат районы мәчетләрендә бәйрәм гыйбадәтләре узды

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

Бүген бөтендөнья мөселманнары Исламда ике төп бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Иртә таңнан нурлатлылар районның 42 мәчетендә бәйрәм намазына җыелдылар: авылларда – иртәнге 3.00тә, шәһәрдә – 6.30. Бәйрәм Коръән аятьләре уку белән башланып, вәгазь һәм намаз белән дәвам итте.

Нурлатның үзәк мәчетенә мәхәллә кешеләре гыйбадәт кыла башлаганчы ук килә башлады. "Бүген һәр дин тотучы өйдә ничек утырсын инде!» - дип уртаклашты 75 яшьлек Насыйх Ибраһимов.

Нурлатлы Марс Вафин үз улларын – 12 яшьлек Дияз һәм 11 яшьлек Ранисны да гаеткә алып килгән, аларга 11 яшьлек туганнары Самат та кушылган.

"Бәйрәмне мәчеттә намаз белән каршы алырга тырышам, улларымны да кече яшьтән өйрәтәм. Алар әлегә намаз укый белми, әмма иң мөһиме-безнең үрнәк, дини тәрбия һәм халыкның рухи кыйммәтләренә хөрмәтне кече яшьтән үк бирергә кирәк», - диде ул.

Имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов үзенең вәгазендә чын диннең әһәмияте, изге Рамазан аенда кылынган изге гамәлләр турында сөйләде.

Рамазан ае-Аллаһы Тәгалә биргән бүләк. Дин тотучылар өчен ике төп бәйрәм – Ураза һәм Корбан бәйрәме бар. Аларны барлык истәлекле даталардан югарырак куйган һәм үз гаиләсе белән бәйрәм иткән кеше бәхетле", - дип мөрәҗәгать итте ул мәхәллә кешеләренә.

Иртәнге гыйбадәттә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм шәхсән үз исеменнән ул район халкын бәйрәм белән котлады, аларга тынычлык, иминлек теләде.

Аннары нурлатлылар Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендә бәйрәм намазын укыды.

Ә изге догадан соң үзәк мәчет ишегалдында мәхәллә кешеләрен тәмле пылау һәм мул итеп әзерләнгән өстәлләр көтә иде.

«Иртәнге Бәйрәм ашына үзбәк, таҗикларның милли – мәдәни мохтариятләре вәкилләре дә кушылды, татарлар да кушылды. Бу-безнең уртак бәйрәмебез», - дип уртаклашты оештыручыларның берсе Әхмәд Худоев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International