«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» белән берлектә Тимерьюлчылар микрорайонындагы гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл территориясендә өмә үткәрде.
Өмәне «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәсе коллективы башлап җибәрде.
Анда партиянең Нурлат җирле бүлекчәсе, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе», Форпост һәм 8 нче мәктәпнең яшьармиячеләре актив катнашты. Бердәмроссиялеләр башлангычын шулай ук Нурлат аграр техникумы студентлары да хуплады.
«Без һәлак булганнарны искә алабыз. 9 Май алдыннан һәйкәлләргә аерым игътибар бирәбез», - дип билгеләп үтте “Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Оксана Ермилова.