Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм!
Ураза бәйрәме сезгә рухи тынычлык һәм үз көчегезгә ышаныч бүләк итсен.Тормыш юлыгыз һәрчак игелекле эшләр һәм матур гамәлләр белән тулы булсын.Сезгә ныклы сәламәтлек һәм бәхет, барлык изге эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим!
Күп милләтле халыклар дус-тату булып яшәсен, дәүләтебез һәрчак чәчәк атсын! Йортларыгызда һәрвакыт тынычлык һәм татулык булсын!