Нурлатта «Дуслык» («Дружба», «Туслах»)газетасы призына традицион җиңел атлетика эстафетасы узды

2022 елның 1 мае, якшәмбе

«Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасы призларына предприятие, оешма һәм учреждениеләр коллективлары арасында «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Нурлат-информ» һәм район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылган эстафета быел да Нурлат районында матур традициягә әйләнде.

 «Нурлат-информ» уздырган җиңел атлетика йөгерешендә 4 команда катнашты: «Ледок»спорт мәктәбе, Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе, «Татбурнефть-ЛУТР» һәм «Нурлатгаз»ЭПУсы оешмалары. Барлык командалар да көчле, алар ел саен эстафетада катнашалар һәм күчмә кубокны моңа кадәр берничә тапкыр яуладылар инде. Быелгы сезон җиңүчеләре булып «Нурлатгаз» эксплуатация – җитештерү идарәсе хезмәткәрләре танылды, икенче урында- Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе, өченчедә - «Ледок»спорт мәктәбе. Чараның төп иганәчесе – Самарада яшәүче якташыбыз, РФ атказанган төзүчесе, “Прогресс-В” компанияләр төркеме президенты Вазых Мөхәммәтшин тарафыннан бирелгән «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газеталарына 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу җиңүчеләргә, призерларга һәм катнашучыларга бүләк булды.  Спонсор исеменнән бүләкләрне баш мөхәррир Резидә Гиняева тапшырды. Җирле автор – матбугат ветераны, Нурлатның почетлы гражданины Валентин Бурайкиннан «Без – нурлатлылар» китабы да катнашучылар өчен күңелле сюрприз булды.

Район призларына 1958 елда ук башланган җиңел атлетика эстафетасын уздыру бай тарихка ия. Традиция буенча спорт чарасы быел да спортчылар, шулай ук барлык җанатарлар өчен чын бәйрәм булды. Ул матбугат, спорт ветераннары, газетаның иҗтимагый хәбәрчеләре катнашында узды. Монда ук актив ветераннарны, филиал хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Балалар өчен «Безнең нурлы Нурлат  төбәге» дип аталган асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырылды, спорт чарасыннан район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә читтә калмады – алар, шулай ук аларның балалары 100 метрлы дистанцияне йөгерделәр. "Нурлат-информ” коллективы районның спорт тормышында актив катнаша, чарада яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова баш мөхәррир Резедә Гиняевага һәм дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары Сирень Сәмерхановага ГТО алтын билгеләрен тапшырды.

Күңелле музыка яңгырады, теләүчеләр газетаны яздыра, үзләренә ошаган китаплар һәм журналларны сатып ала, фотога төшә, шулай ук кайнар чәй белән сыйлана алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International