«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»нең метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү буенча консультациясе нигезендә иртәгә, 30 апрельдә, көндез республика территориясендә урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә исүче җил булуы көтелә.
Нурлат районы керә торган көнбатыш Кама аръягында аязучан болытлы һава булуы көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр Минималь һава температурасы төнлә +1..-3, көндез максималь һава температурасы +12..+15˚.