Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча идарәче компанияләр тарафыннан экологик икеайлык үткәрүнең барышы турындагы башкарма комитетның административ-техник бүлеге башлыгы Татьяна Залиашвили җиткергән мәгълүматны карадылар. Идарәче компанияләргә аларның эшендәге җитешсезлекләрне тиз арада бетерү бурычы куелды.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Нурлат муниципаль районы буенча халыктан күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне җыю мәсьәләсе каралды. Түләү аз күләмдә җыелган түбәндәге идарәче компанияләр билгеләп үтелде: «Городок», «Ямьле йорт» һәм «Эталон»оешмалары. Аларга бу юнәлештә халык белән эшне активрак алып барырга тәкъдим ителде.
Социаль яклау органнары запросларына идарәче компанияләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җаваплар җибәрү эше турындагы мәсьәләне торак сәясәте һәм коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Наталья Долгова җиткерде. Барлык оешмаларга да торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычның законлы көченә кергән суд акты белән түләнмәгән бурычлары булу-булмавы турында җавапларны вакытында җибәрергә тәкъдим ителде.
Киңәшмәнең көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен контрольдә тоту һәм үтәү турындагы мәгълүматны карадылар. Бу тема буенча Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ралия Ханеева чыгыш ясады.