Санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәр һәм район территориясен яшелләндерү дәвам итә.
Бу җомгада шикәрчеләр һәм тимерьюлчылар микрорайоннары мәчетләренә йөрүчеләр, шәһәр мәктәпләре һәм балалар бакчалары коллективлары, игелекле эшкә битараф булмаган нурлатлылар агач утырту акциясендә катнашты. Алар яңа татар зираты һәм шикәрчеләр микрорайондагы «Юлдаш» чишмәсе территориясендә 500дән артык төп каен, нарат, юкә һәм чыршы утыртты. шикәрчеләр. Үсентеләрне җиләк-җимеш питомнигы бирде.
Акциядә 80гә якын нурлатлы катнашты.