Нурлатта яңа су белән тәэмин итү системасы төзелеше башланды

2022 елның 29 апреле, җомга

Нурлатта яңа су белән тәэмин итү системасы төзелеше тантаналы старт алды.

Бүген Нурлат шәһәрен су белән тәэмин итүнең яңа системасы төзелешенә старт бирелде. Ул «Торак һәм шәһәр мохиты» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.  Бу вакыйга Кариев урамында суүткәргеч торбаларын салу урыны янында узды, биредә шәһәрлеләр генә түгел, авыл җирлекләре башлыклары да җыелды. Нурлат районы өчен мөһим булган бу вакыйгада район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, «Татарстан Республикасының газификация, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» оешмасы генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов катнашты. Алар билгеләп үткәнчә, су белән тәэмин итү-яшәешне тәэмин итүнең иң беренчел бурычларыннан берсе. «Безнең өчен бу бик мөһим вакыйга. Су-яшәү чыганагы. Шуңа күрә 1 миллиард сумга төшәчәк бу зур эшне бәйрәм шартларында башлап җибәрергә булдык. Эшләр төгәлләнгәч, шәһәрлеләр генә түгел, ә якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин ителәчәк», - дип билгеләп үтте Алмаз Әхмәтшин.

Әлегә нурлатлыларның йортларына су Олы  Чирмешән елгасыннан су килә. «Бүген җитди чара старт ала, аны өч ел эчендә эшләп чыгарга кирәк. Моның сере юк: бу проектны сезнең район башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинның үҗәтлеге, әлеге эш белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүе нәтиҗәсендә ирешү мөмкин булды", - дип билгеләп үтте Җәүдәт Миннәхмәтов, нурлатлыларны мөһим эшне башлау белән котлап.

Әлеге вакыйга истәлегенә һәм берничә ел элек салынган традицияне дәвам итеп, Алмаз Әхмәтшин Җәүдәт Миннәхмәтовка Нурлат символы-Ат сыны бүләк итте. Алар бергә суүткәргеч конструкцияләрен тоташтыруга старт бирделәр, үз автографларын суүткәргечкә язып  калдырдылар. Нурлатта су белән тәэмин итү системасы төзелеше башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International