Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының конкурс комиссиясе 2022 елда дәүләт ярдәмен бүлүне тәмамлады.
Җиңүчеләр арасында Нурлат телерадиокомпаниясенең иҗади командасы да бар.
Проектны тормышка ашыру кысаларында эфирга «Җир һәм кешеләр – аграр Нурлат» һәм «Татарстан халыкларының этник күптөрлелеге» дигән актуаль темаларга 15 телевизион документаль фильм чыгачак.