Районда «Яңа туган сабыйга бүләк» акциясе старт алды.
Аның кысаларында Никахлашу сараенда сабыйлары ел башында туган сигез гаиләгә тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылды.
Быел ел башында туган балалар исемлеген Мирон Тимиркин һәм Әмир Тимофеев ачты, алар икесе дә 2 гыйнварда дөньяга килгән. Мирон-гаиләдә икенче бала, ә менә Әмир әти-әнисе Евгений һәм Миләүшә өчен көтеп алынган беренче бала. Әмма яшьләр бер генә бала белән генә чикләнергә җыенмаулары белән уртаклашты, киләчәктә тагын ким дигәндә ике сабыйга гомер бүләк итәргә телиләр. Шөкер, Нурлатта балаларның һәрьяклы үсеше өчен барлык шартлар да тудырыла.
Моны чарада катнашкан күп балалы Альбина Әбделманова да билгеләп үтте. Аңа һәм тормыш иптәше Рифат Илшат улына тагын да бәхет һәм шатлык бүләк итеп, быел кызлары Ильвина туган.
"Без үзебез дә күп балалы гаиләләрдә үстек, шуңа күрә ике улыбыздан соң кызыбыз да туачагын белгәч бик шатландык, – дип уртаклашты Альбина Искәндәр кызы. - Нурлатка без Яр Чаллыдан күченеп килдек Биредә безгә бик ошый, Нурлат тыныч, чиста шәһәр, балалар белән йөреп була торган урыннар күп".
Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов гаиләләргә Нурлатта калулары һәм кече Ватанны үстерүгә һәм демографик күрсәткечләрне арттыруга үз өлешләрен кертүләре өчен рәхмәт белдерде, районда аларның уңайлы тормышы өчен күп нәрсә эшләнә, дип ассызыклады. Һәр гаиләгә район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән бүләкләр тапшырылды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова агымдагы елда һәр яңа туган сабый мондый бүләкләрне алачагын билгеләп үтте һәм бу игелекле башлангыч традициягә әверелер, дигән ышаныч белдерде.
Ел башыннан районда 108 бала дөньяга килгән. Аларның 54е-кызлар, 54е – малайлар