Нурлатта «РИТЭК» оешмасы һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды вәкилләре аллеяга нигез салды

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

РИТЭК үз эшчәнлегенә 30 ел тулуны регионнарда аллея утырту белән билгеләп үтә.

Волгоград, Самара, ә хәзер Нурлатта: «ЛУКОЙЛ» Хәйрия фонды һәм «РИТЭК» җәмгыяте («ЛУКОЙЛ» ГАҖ Фәнни-техник полигоны) «Спорт» паркында экологик акция үткәрде.

Биредә алар истәлекле арт-объект урнаштырдылар һәм 100 зәңгәр һәм яшел чыршыдан торган аллея утырттылар. Агачларның бу токымы очраклы гына сайланмаган: ылыслы агачлар физкультура белән шөгыльләнү мәйданчыгында микроклиматны яхшыртачак, шәһәрлеләргә ял итү һәм һава сулау өчен уңайлы атмосфера тудырачак.

Совет чорының танылган футболчысы Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт паркы күптән инде өлкәннәр һәм балаларның актив ял итү урынына әверелде. Шуңа күрә шәһәр халкы экологик чарада энтузиазм белән катнашты. Алар белән уңай эмоцияләрне район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов та бүлеште.

"ЛУКОЙЛ" компаниясе һәм аның кече РИТЭК предприятиесе безгә социаль җаваплы бизнесның нинди булырга тиешлеген тагын бер кат күрсәтә, - диде ул, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән экологик акциядә катнашучыларны сәламләп. – Без компания җитәкчелегенә әлеге акция, шәһәребез һәм районның социаль сәясәтендә катнашканнары, туган җиребездә игелекле эшләр башкарулары өчен рәхмәтлебез». 

Үз чиратында, шәһәребезнең матур парклары "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды генераль директоры Игорь Бекетовта да күңелле тәэсир калдырды.

«Мин нурлатлылар өчен булдырылган уңайлы шартлар дәрәҗәсен күреп сокландым", – дип билгеләп үтте Игорь Бекетов һәм Татарстанда компания инициативалары киң таралыш табуын һәм һәрвакыт уңай үзара элемтә булуын ассызыклады.

«ЛУКОЙЛ» компаниясе социаль һәм мәдәни объектларны реконструкцияләүгә, спорт һәм мәгариф үсешенә, рухи мәдәният объектларын торгызуга даими рәвештә акча кертә. Урыннардагы масштаблы эшләр татарстанлылар, шул исәптән нурлатлыларның  да, «ЛУКОЙЛ»җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңеп чыккан грантлар хисабына башкарыла. Шулай итеп, 11 ел эчендә 1,5 меңнән артык проект җиңүче дип табылды, ә грантларның гомуми суммасы 280 млн сум тәшкил итте.

«Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясенең 30 еллыгы елында без Татарстан җирендә юбилей аллеялары салу традициясен дәвам итәбез, – диде «РИТЭК» оешмасының генераль директоры Ренат Нургалиев, 2021 елда – «ЛУКОЙЛ» компаниясе өчен юбилей елында-Иннополиста Университет янындагы парк территориясе төзекләндерелде, дип билгеләп үтте. - Ә бүген бигрәк тә шатлыклы көн, чөнки безнең нефтьчеләребез, хезмәттәшләребез, дусларыбыз хезмәт иткән һәм яши торган шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешебезне кертү мөмкинлеге бар».

Дәртле музыка, яхшы кәеф, яшәреп килүче табигать, чыннан да, акциядә катнашучыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Компания җитәкчелеге белән бергәләп агачлар утыртуда «ТатРИТЭКнефть» сәүдә-сәнәгать предприятиесе хезмәткәрләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International