Шәһәребездә бердәнбер тимер юл аркылы чыгу урынын эксплуатация шартларына туры килү-килмәүгә комиссия тикшерүе символик рәвештә Бөтендөнья хезмәтне саклау көнендә узды.
Комиссия составына тимер юлның структур бүлекчәләре: элемтәчеләр, энергетиклар, юлчылар, шулай ук район Башкарма комитеты вәкилләре, юл һәм юл-патруль хезмәтләре хезмәткәрләре керде.
«Кышкы эксплуатация чоры тәмамлану сәбәпле, кичүнең төзеклегенә һәм эксплуатацион торышына канәгатьләнерлек бәя бирелде", – дип билгеләп үтте үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел буе дәүләт тимер юл күзәтчелеге идарәсе вәкиле Вячеслав Борисов.
Аның сүзләренә караганда, кисәтүләр бар. Аерым алганда, тимер юл аркылы чыгу урыны өлешендәге юлга чокыр ремонты ясау мөһим, ул тимерьюлчылар көче белән башкарылачак.
«Закон буенча, шлагбаумнан яки кырый рельстан 10 метр ераклыгындагы участок гомуми файдаланудагы тимер юл транспорты инфраструктурасына карый", – дип аңлатты бу уңайдан Вячеслав Викторович.
«Әлеге участок Димитровград юл дистанциясе составына керә, нәкъ менә ул тимер юл аркылы чыгу урынына хезмәт күрсәтә», – дип билгеләп үтте Димитровград юл дистанциясенең баш инженеры Алексей Толоконников.
Ел саен үткәрелә торган чара барышында ул шулай ук машина йөртүчеләргә тимер юл кичүенең иң катлаулы һәм куркыныч юл участокларының берсе булуын искәртте. ЮХИДИнең Нурлат бүлеге өлкән дәүләт автоинспекторы Олег Анжаков та аңлатма бирде. Ул, үз чиратында, комиссиянең игътибарын рельс араларындагы резин-корд катламының сыйфаты торышына зыян килүгә юнәлтте.
Аварияләрне булдырмас өчен җитешсезлекләрне якын арада бетерергә тәкъдим ителде. Соңгы еллар статистикасыннан күренгәнчә, әлеге участокта бәхетсезлек очраклары булмаган. Бу, әлбәттә, сөендерә генә, әмма юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы шоферлардан җаваплылыкны төшерми. Өстәвенә, кичүгә керүне тыючы автоматик сигнализация эшләгәндә кичүгә керү белән бәйле очракларның берсен комиссия тикшерү барышында теркәгән дә.