Нурлатлылар Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасының Болгар шәһәрендә узган күчмә утырышында катнашты.
Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина һәм Нурлат районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Разия Садретдинова җитәкчелегендә нурлатлылар да катнашты.
Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) арасында халык иҗаты конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Ул «Ветераннар – Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучылар»грант Социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының Республика Советы тарафыннан үткәрелде. Конкурста бөтен республикадан 313 пенсионер катнашты, Нурлат районыннан 8 эш тәкъдим ителде.
Конкурста актив катнашучылар арасында нурлатлылар да бар иде. Людмила Макарова «курчаклар ясау» номинациясендә уңышка иреште, Надежда Кузьмина – «декоратив флористика» номинациясендә, ул жюри хөкеменә «Весенный сад» картинасын, Фәйрүзә Якупова «рәсем, фотография» номинациясендә «Кара диңгездә Таң» картинасы белән катнашты.
Сәхнәдә аларга тантаналы шартларда дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.