23 апрельдә старт алган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында 9нчы мәктәп укучылары арасыннан «Яшь Гвардия» җирле бүлекчәсе активистлары шәһәр халкына Бөек Җиңүнең төп символларының берсе-Георгий тасмасын таратты
Алар шәһәр урамнарына чыгып аларны таратып кына калмады, аларны ничек дөрес итеп тагып йөртергә кирәклеген дә аңлатты. Шулай ук алар мәгълүмати буклетлар да таратты.
«Һәркайсы безне елмаю белән каршы алды, бигрәк тә инструкция белән белешмәлеккә игътибар иттеләр, чөнки Георгий тасмасын дөрес итеп тагып йөрергә кирәк. Бу-халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән каһарманлыгы, батырлыгы һәм ныклыгы символы", - дип билгеләп үтте «Яшь Гвардия»нең Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Резеда Елауркина.