Районның тагын 8 шәхси ярдәмче хуҗалыгы сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү буенча сайлап алу конкурсының беренче этабын уңышлы узды һәм җиңүчеләр исемлегенә кертелде.
Мини-фермалар төзелешенә аларга 4 млн 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме биреләчәк.
Ике ярдәмче хуҗалыкка ул 300 әр мең, 6 сыерга 600 әр мең сум бирелә. Җиңүчеләр Бикүле (4), Гайтән (2), Андреевка (1) һәм Яңа Иглай (1) авыл җирлекләрендә яши.
Шулай ук сайлап алу конкурсының икенче этабы да узачак, анда безнең районнан 8 хуҗалык катнашачак.
Фото "Нурлат-информ" архивыннан.