Нурлатның «Светлячок» балалар бакчасында Г.Тукайның туган көненә багышланган чара узды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

26 апрель көнне 3нче номерлы «Светлячок» балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Г.Тукай – халык күңелендә» дип исемләнгән чара узды.

Чарада уртанчы, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренең педагоглары һәм бирегә йөрүче балалар катнашты.

Бәйрәм «Туган тел» җыры белән башланып китте, соңыннан балалар Г.Тукайның «Шаян укучы», «Фатыйма һәм сандугач», «Шаян песи», «Эш беткәч, уйнарга ярый» әсәрләрен сәхнәләштерде.

Балалар янына кунакка «Кәҗә белән сарык» әкияте геройлары килде. Алар танып-белү уены үткәрделәр, анда балалар шагыйрьнең әкиятләрен искә төшерде һәм татар биюен биеделәр.

Кече яшьтән үк балаларда шагыйрьнең шәхесенә һәм иҗатына карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү мөһим.

Автор: татар телен өйрәтүче тәрбияче Г. Фәйзетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International