Нурлатта «Дуслык»газетасы призына эстафета узачак

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

1 Май көнне, Яз һәм хезмәт бәйрәмендә, Г.Хөсәенов исемендәге стадионда «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасы призына традицион җиңел атлетика ярышы була.

Ярышларда катнашу өчен предприятие, учреждение командалары чакырыла (2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз).

Теркәлү-сәгать10.00да, эстафета сәгать 11.00дә башлана.

Җиңүчене район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән күчмә кубок, грамота һәм медальләр, шулай ук «ТАТМЕДИА»ның «Нурлат-информ»филиалыннан бүләкләр көтә.

Катнашучыларны һәм җанатарларны көтеп калабыз!

Биредә сез шулай ук истәлекле фото ясый, кызыклы китаплар сатып ала, район газетасына да языла аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International