Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урман хуҗалыгының техника паркы яңа җиһазлар белән тулыландырылды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Татарстан урман хуҗалыгында техника паркын яңа җиһазлар белән тулыландырдылар.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы «Экология» милли проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты буенча быел сатып алынган яңа техника һәм җиһазлар белән тулыланды.

Урман хуҗалыкларына 13 берәмлек техника – 6 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы һәм 7 берәмлек ЛКТ-4П ярымприцепы, шулай ук 243 берәмлек җиһаз һәм инвентарь (Колесов көрәкләре, Урман янгын сүндергечләре, культиваторлар, сабаннар һәм тырмалар) тапшырылды.

«Ярымприцеплар узган ел үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлады, алар ярдәмендә без утның урман фонды җирләренә таралуына юл куймадык, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров. – Үз чиратында, «Беларус-82.1» тракторлары киң спектрдагы бурычларны башкара алалар, алар арасында – янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту, урман культураларын булдыру. Бигрәк тә бу техника хәзер, янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоны ачылу белән кирәк".

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга федераль бюджеттан 108,4 млн.сум, шул исәптән урман янгыннары һәм урман культуралары техникасын сатып алуга 22 млн. сум акча бүлеп бирелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International