Нурлатның «Кояшкай» балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Ел саен 26 апрельдә Татарстанда Г.Тукайның туган көне билгеләп үтелә.

Безнең «Кояшкай» балалар бакчасында да бөек татар шагыйренә багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә»дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды.

Чараның максаты балаларны Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итү буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру иде.

Балалар әти-әниләре белән бергә бу бәйрәмгә күптән әзерләнә башладылар: Г.Тукай әсәрләре буенча рәсем һәм кул эшләнмәләре конкурсы игълан ителде. Һәр гаилә үзенең актив катнашуын күрсәтергә тырышты.

Музыка җитәкчесе Альмира Гыйззәтуллина һәм мәктәпкә әзерлек төркеме оештырган бәйрәм барысына да ошады. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыреннән башланды һәм ул өч телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә яңгырады.

Безгә кунакка Шүрәле, Су анасы әкиятләре геройлары килде. Балалар «Бәйрәм бүген», «Туган тел», «Пар ат» җырларын бик теләп башкарды. «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Кәҗә белән Сарык», әсәрләренә инсценировкалар әзерләделәр.

Соңыннан барысы да татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкарды.

 

Автор: тәрбияче Алия Мотыйгуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International