Нурлат балалары Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен 6 телдә сөйләде

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Нурлатта туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды.

«Киләчәк» балалар иҗат йортында оештырылган тантаналы чара татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбиячеләр, шулай ук талантлы балалар катнашында узды. Балалар милли киемнәрдә бөек шагыйрьнең шигырьләрен яратып сөйләде, Тукай әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәтте, җырлар башкарды.

«Алтын балык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, алар Габдулла Тукайның бөтен кешегә яхшы таныш  булган «Туган тел» шигырен татар, рус, чуаш, таҗик, инглиз һәм француз телләрендә сөйләде. 

Чарада катнашучыларны Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде. Ул туган телләрне үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткән педагогларга туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елының истәлекле билгеләрен, шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарага җирле авторлар – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Илдус Диндаров, Фәүзия Мөхәммәтова һәм шагыйрә Әлфия Төхвәтуллина чакырылган иде. Сәхнәдән катнашучыларга ислам нигезләре укытучысы Земфира Мортазина да мөрәҗәгать итте.Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.  Биредә Габдулла Тукай әсәрләре буенча иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International